5 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Фәрит Газизуллин
Шәһәребезнең сәнгать дөньясында күренекле вакыйга - Татар мәдәният үзәгендә рәссамның шәхси күргәзмәсе ачылды. Ул - Якутия моңчысы. Якутиянең ак сәхрәләрен, иртәнге кояш нурыннан яше-ренгән урман күлләрен, Лена үзәненең су һәм җил тарафыннан юылып, ашалып, токымын ачкан гаҗәеп таш баганаларын ак киндергә төшергән. Алларыннан мәңгелек дисбе сәйләннәре кебек җигүле болан кәрваннары...
-
Бәхетле тәрбияче
Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүчеләр - иң бәхетле һәм иң авыр хезмәт ияләредер. Бәхетле, чөнки алар - явызлыкның ни-нәрсә икәнен белмәүче самими күңелле сабыйларга беренче тормыш дәресе бирүчеләр. Эшләре авыр, чөнки чыр-чулы икешәр дистә нарасыйны көн дәвамында җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк. Ата-ананың күпчелеге әле бер-ике баласына да түзә...
-
Наркомания проблемасын ничек хәл итәргә?
Наркотиклар кулланучы кешеләр - авырулар, алар наркотик матдәләргә бәйле булалар. Кызганычка, наркомания - хроник авыру. Аны дәвалау да бик озакка сузыла. Элегрәк дәвалау детокс бүлегендә генә башкарыла, ягъни авыруга дару препаратлары ярдәмендә кризис чоры ("ломкасы") үткәнче ярдәм күрсәтелә дә ул хастаханәдән чыгарып җибәрелә һәм бу рәвешле дәва алган чирлеләр беркадәр...
-
Үткән җәй хатирәләре
Мәктәп укучылары, студентлар өчен янә иң җаваплы чор килеп җитте - яңа уку елы башланды. Димәк, җәйге ялларда булган вакыйгаларны тагын бер тапкыр искә төшереп, нәтиҗәләр ясый башласак та була. Хәзер мин сезгә "Бер җәй эчендә өч мәктәп узып булу мөмкинме?" дигән сорауга җавап бирергә тырышырмын, ә төгәлрәк әйтсәк, җәемнең...
-
Лаеклыларны сайлыйк!
2014 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы чакырылышына депутатлар сайлаячакбыз. Бу көнне үзебезнең Бөгелмә шәһәрендә үзенә күрә бер бәйрәм төсендә билгеләп үтсәк, бик тә саваплы гамәл кылган булырбыз.
-
Язылу башланды
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Шәһәр һәм районның барлык почта бүлекләрендә 1 сентябрьдән 2015 елның I яртыеллыгына басма мәгълүмат чараларына язылу башланды. Шуңа күрә "Бөгелмә авазы"на да элекке бәядән (1 айга - 73 сум, ярты елга - 438 сум) язылып кую хәстәрен күрегез.
-
Ярминкәләр чоры җитте
Хөрмәтле бөгелмәләр һәм шәһәребез кунаклары! Традицион көзге ярминкәләрнең беренчесе 7 сентябрьдә сәгать 8дән 13 сәгатькә кадәр Ленин урамында (үзәк мәйданда) үтәчәк. Шушы ук көнне Чайковский урамы, 6 нчы йорт адресында кече ярминкә дә була. Ярминкә сезне халык куллануы товарларының, экологик чиста һәм яхшы сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясенең бай ассортименты белән...
-
Котлыйбыз!
Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате тармагы ветераннары һәм хезмәтчәннәре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән ихлас котлыйм! Нефтьче һөнәре - көчлеләр һәм кыюлар һөнәре. Төпле фикерләү, ышанычлылык һәм зур җаваплылык - менә сезнең һөнәр ияләренә хас сыйфатлар. Шәһәребез үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Озак дистә...
-
Хокукларыңнан файдалан!
14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйга - ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Ул көнне тавыш бирүләрнең әһәмияте бәяләп бетергесез: бу сайлау Татарстандагы сәяси тотрыклылыкны саклау һәм социаль-икътисади үсеш курсын алга сөрүче Президент Рөстәм Миңнеханов курсын хуплау турындагы референдумга тиң. Әмма һәрбер кешенең дә нәкъ ул көнне сайлау участогына барып тавыш...
-
Хәтер күгендә – ак шарлар
3 сентябрь - Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне. Илдә әлеге истәлекле дата 2005 елның 6 июлендә кабул ителгән "Россиядә хәрби дан көннәре турында" Федераль Закон нигезендә билгеләп үтелә. Ул Бесланда булып үткән куркыныч вакыйгаларга (Төньяк Осетия, 2004 елның 1 - 3 сентябре) бәйле рәвештә оештырыла.
-
Европадан көмеш кайтты
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов Бөгелмәнең яшь спортчысы Александр Красныхны һәм аның тренеры Сергей Кузнецовны олы җиңү уңаеннан тәбрик итте.